16+

Яхшылыгы өчен 13 яшьлек малай 1 миллион "премия" алган

Себернең Камне-на-Оби шәһәрчегендә бер тылсымлы хәл булган.

Себернең Камне-на-Оби шәһәрчегендә бер тылсымлы хәл булган.

13 яшьлек малай бала белән автобуска кергән яшь анага юл билеты өчен түләгән һәм ул үзенең изгелеге өчен миллион сум алган.

Әлеге әни кеше танылган блогер булып чыккан. Блогер Наталья Мишинаның улы автобуста утырып йөрергә ярата икән. Ә шәһәр транспортында кечкенә бала белән йөрүнең ни икәнен күпләр чамалыйдыр. Транспортка керүгә түләмәгән өчен автобус йөртүче яшь анага әйткәләп тә алган булган.  Улын утыртканнан соң блогер автобус йөртүчегә түләү өчен акча сузган, тегесе исә, аның өчен түләүләрен әйткән.

Блогер аның өчен түләгән яшүсмер белеп, аның янына килеп утыра да аннан сорашып исеме Ваня икәнлеген һәм  аның 3нче мәктәптә укуын гына белеп кала.

Блогер моның белән генә тукталмый, малайның адресын табып, күчтәнәчләр белән өйләренә килә. Малайның әнисе Ирина, улын үзе генә тәрбияләв, иренең үлеме турында сөйли. Ялгыз ананың, фатирларында ремонт башлану сәбәпле, улын үзе теләгән түгәрәккә йөртү мөмкинлеге булмый. Боларны белеп алган блогер инстаграмга Иринаның карта номеры белән пост урнаштыра. Бер тәүлек эчендә ялгыз ананың картасына 1 миллион сум акча җыела.

Могҗиза булмый димәгез! Бер рәхмәт 13 яшьлек малайга миллионлата кайткан бит.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading