16+

Яхтасы булганнарга пособие түләнми

Балаларны тәрбияләгән өчен айлык пособиене, пенсионерларга юл акчасын билгеләгәндә хәзер гражданнарның керемнәрен генә түгел, милкен дә исәпкә алачаклар.

Балаларны тәрбияләгән өчен айлык пособиене, пенсионерларга юл акчасын билгеләгәндә хәзер гражданнарның керемнәрен генә түгел, милкен дә исәпкә алачаклар.

Мохтаҗ кешеләрне социаль ярдәм белән тәэмин итү турындагы 63нче закон кысаларында, Татарстан Министрлар кабинетының 542нче карары буенча 1 апрельдән әнә шундый таләпләр кергән.

Закон нигезендә яхталары, очкычлары, карда йөри торган транспортлары, сәнәгать оешмалары, сәүдә объектлары, ике һәм аннан да күбрәк автомобиле, бер кеше башына 40 квадрат метрдан да күбрәк мәйдан туры килгән торагы булганнарга бала пособиесе түләнми.

Пенсионерлар өчен дә шундый шартлар гамәлдә. Әгәр дә пенсионерның торагы 80 квадрат метрдан азрак икән һәм ул ялгыз яшәсә, юл йөрү акчасы бирелә. Әлеге таләпләрнең тулы исемлеге Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында бар. Пособие билгеләнү-билгеләнмәү турындагы хәбәр смс белән телефонга киләчәк йә бу хактагы мәгълүматны гражданнар дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка кереп карый алачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading