Мәскәүгә аномаль күләмдә явым-төшемнәр алып килә торган Балкан циклоны чак кына Казанга да кагылып үтәчәк.
– Ул үзе белән җылы фронт алып килә. Бүген төннең икенче яртысында кар яву көтелә. Көндез юеш кар да яварга мөмкин. Җомгадан шимбәгә кабат суытачак, – дип сөйләде журналистларга КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев.
Комментарийлар