16+

Якын көннәргә һава торышы фаразы: юлларда бозлавык сакланачак

10нчы февраль көндез һава температурасы -5 градуска кадәр булачак.

10нчы февраль көндез һава температурасы -5 градуска кадәр булачак.

Синоптиклар 9нчы февраль киченнән 10нчы февральгә кадәр Татарстанда һәм аның башкаласында томан фаразлый.

10нчы февральдә Казанда аязучан болытлы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыш, көньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә. Юлларда бозлавык сакланачак. Төнлә һава температурасы -6 градустан -8 градуска кадәр, аязганда -11 градуска кадәр булачак. Көндез 3-5 градус салкын фаразлана.

Татарстан буенча төнлә һава температурасы -6-11 градус булачак, көнчыгышта аязганда -14 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндез термометр баганалары -2-7 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading