16+

Ял итүе дә куркыныч: Татарстан туристлары Кытайдан кайта алмый интегә

Татарстан туристлары Кытайдан кайта алмый интегә. 369 кеше Хайнань утравында калган.

Татарстан туристлары Кытайдан кайта алмый интегә. 369 кеше Хайнань утравында калган.

– Бүген Хайнань утравында Татарстаннан килгән 550 кеше бар. Хәзерге вакытта аларның 369ы Татарстанга кайтырга самолет көтә, калганнары әлегә ял итә, - дип язган ведомствоның матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта республикадан килүчеләрнең барысы да татарстанлылар булмаска мөмкин. Алар арасында курортка бару өчен Татарстан аэропортларыннан файдаланган Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләрнең дә булуы ихтимал, дип искәрттеләр дәүләт комитетында.

– Хәзерге вакытта Хайнань утравында 1,5 меңгә якын россияле бар. Бүген Ростуризмда Росавиация, Россия Транспорт министрлыгы вәкилләре, туроператорлар катнашында әлеге мәсьәләгә багышланган киңәшмә узачак, анда туристларны Кытайдан кайтару тәртибен тикшерәчәкләр, – дип ачыклык керттеләр Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та туристлар белән килеп чыккан мәсьәләне хәл итәргә кушкан.

Татарстан хөкүмәте өйгә кайтырга самолет көтеп утыручы ватандашлар белән элемтәләрне дә җайга салды.

«ИрАэро» авиакомпаниясе, «Жемчужная река» туроператорының бурычы җыелу сәбәпле, Россия һәм Хайнань утравы арасында очышларны туктатты. Хәзерге вакытта Казан, Кемерово, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург, Уфа, Хабаровск һәм Чиләбе туристлары үз илләренә кайту өчен самолет көтеп утыра.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading