16+

Ял көннәрендә буран булырга һәм 20 градуска кадәр суытырга мөмкин

Бүген, 22 декабрь көнне, синоптиклар казанлыларга аязучан болытлы һава торышы фаразлый. Һава температурасы минус 13-15 градуска кадәр төшәчәк.

Бүген, 22 декабрь көнне, синоптиклар казанлыларга аязучан болытлы һава торышы фаразлый. Һава температурасы минус 13-15 градуска кадәр төшәчәк.

Көндез шәһәрдә урыны белән кар, көньяк-көнчыгыштан җил, температура 8-10 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Тулаем алганда, Татарстан буенча якындагы тәүлектә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Аерым районнарда бозлавык һәм пыскак яңгыр саклана. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы минус 12-17 градуска кадәр булачак. Көндез максималь һава температурасы 8-13 градустан түбән булачак.

23 декабрьдә республиканың күпчелек районнарында кар һәм буран көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы 10-15 градустан түбән булачак, аязганда минус 20 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы 7-12 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading