16+

Җәяүлеләр кичүендә бер кызны бәрдереп киткән автобус йөртүчесенең эше судка тапшырылган

Тикшерү мәгьлүматларына караганда, машина йөртүче җәяүлеләрне күрмәгән һәм транспорт чарасының тизлеге дә югары булган.

Тикшерү мәгьлүматларына караганда, машина йөртүче җәяүлеләрне күрмәгән һәм транспорт чарасының тизлеге дә югары булган.

Юл-транспорт һәлакәте 25 ноябрьдә Казанның Островский урамында килеп чыккан иде. Ике кыз зебра аша чыга булганнар. Машина йөртүче, мөгаен, җәяүлеләрне күрмәгәндер һәм тизлекне дә киметмәгәндер. Кызларның берсе читкә сикереп өлгерә, икенчесе тәгәрмәчләр астында калган, һәм автобус аны берничә метр алга сөйрәп барган. Алынган җәрәхәтләрдән 23 яшьлек кыз каза урынында ук вафат булган.

21 яшьлек автобус йөртүчесе РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе 3 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепләнә - бу саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading