16+

Җәяүлеләр кичүендә бәрдерелгән баланың хәле ничек?

10 яшьлек малайның хәле авыр, дип бәяли табиблар.

10 яшьлек малайның хәле авыр, дип бәяли табиблар.

15 июль көнне җәяүлеләр кичүендә бәрдерелгән бала Кама балалар медицина үзәгенең реанимациясе бүлегендә. Табиблар әйтүенчә, аның хәле авыр, әмма тотрыклы.

Әлеге һәлакәт шаһитларының берсе, 10 яшьлек малайның аяк табанына бик каты зыян килүе турында язган, тик учреждениедә бу мәгълүматны шәрехләмиләр.
Кичә 18:50 сәгатьтә Яр Чаллыда Раскольников урамында юл-транспорт һәлакәте булган. 28 яшьлек машина йөртүче идарәсендәге "Мазда-3" автомобиле Халыклар дуслыгы проспектына таба хәрәкәт иткәндә, көйләнмәгән җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы ун яшьлек малайны бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә малай җитди тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган. Әлеге хәл буенча тикшерү бара. Шаһитлар сүзләренә караганда. малай берара юл кырында машиналар үтүен көтеп тора, күрәсең, башка машиналар булмас, дип уйлап, юлын дәвам итәргә тели. Самокат белән баручы малайны машина бәрдереп китә.

Исегезгә төшерәбез, юл йөрү кагыйдәләре буенча 14 яшь тулмаган  балаларга машиналар юлына чыгу тыела. Җәяүле кичүе аша чыкканда велосипедчымы ул, самокатта җилдерүчеме, бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедыннан төшеп. самокатын токан килеш кенә юлны үтә ала.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча 14 яшь тулмыйча  балаларга машиналар юлына чыгу тыела. Җәяүле кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедыннан төшеп кенә чыга ала.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yul-asha-chykkanda-velosipedtan-tshrg-kirk

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading