16+

Ялган акча ясаучыларның иң яратканы – 5 меңлек

Узган ел Россиядә полиция хезмәткәрләре 29,7 меңнән артык ялган купюра тапкан. Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге ялган акча ясаучыларның иң яраткан акчасы – 5 меңлек купюра булган, дип хәбәр итте.

Россия Җинаять кодексының 186нчы маддәсе («ялган акча яки кыйммәтле кәгазьләр әзерләү, саклау, ташу яки сату») буенча квалификацияле җинаятьләрнең күбесе Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә, Краснодар краенда, Түбән Новгород, Новосибирск, Тула, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә теркәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading