16+

Ялган аракы сатучыларга 1 миллион сум штраф яный

«Татспиртпром» акционерлык җәмгыятенә аларның брендыннан файдаланып ялган аракы саткан бутлегерлардан 1 миллион сум акча кергән.

«Татспиртпром» акционерлык җәмгыятенә аларның брендыннан файдаланып ялган аракы саткан бутлегерлардан 1 миллион сум акча кергән.

1920-30 елларда Америка Кушма Штатларында Коры закон чорында спиртлы эчемлекләрне яшертен сатып яткан кешеләрне бутлегерлар дип атаганнар. Хәзерге вакытта ялган товар сатучыларны шулай дип йөртү гадәткә кергән. 2015 елның көзендә Спасс районының Болгар шәһәрендә, Казанда "Татспиртпром" исемен файдаланып контрафакт сатучы оешманың эзенә төшкәннәр иде. Тикшерү барышында бу төркемдәге берәүдән Болгарда "Татспиртпром" исеме белән чыгарылган бик күп фальсификат продукция алынды, шул исәптән 60 биш литрлы спирт эчемлеге табылды. Эчке эшләр системасы хезмәткәрләре масштаблы операция нәтиҗәсендә, Казанда да бу төркемнән ялган аракы сатучыларны эзләп тапты. 46 яшьлек Ризван Вахитов, Ирина Подгорная, Сергей Кузовкин, Дмитрий Денисов, кыскасы, төркемдә булган барлык катнашучылар тоткарланды. Әлеге эш буенча быелның февраль аенда Идел буе район суды карар чыгарды. Аның нигезендә бутлегер төркеменнән Михаил Гриненко, Сусанна Арутюнян "Татспиртпром" акционерлык җәмгыятенең исәп счетына 500әр йөз мең күчерергә тиеш булдылар. Әлеге карарны тикшертер өчен алар Югары судка шикаять юлласалар да, нәтиҗә үзгәрешсез калды.

Әлеге җинаять төркеме файдаланган алымнар чагыштырмача ноу-хау булып тора. Алар моңарчы кулланылмаган ысуллар уйлап тапканнар. Күпләп спиртлы эчемлекләр сату компаниясендә эшләүче берәү Спасс районының лицензияле сәүдә нокталарына "Татспиртпром"да җитештерелгән товар белән бергә ялган аракылар да тараткан. Нәтиҗәдә, тикшерү барышында күмәртәләп сату нокталарыннан 1607 литр суррогат аракы алынган. 2016 елда ялган аракы сатып акча эшләргә маташкан алты бутлегерны тотарлаганнар, алар тиешле җәзасын алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading