16+

Вакцинация турындагы ялган белешмә өчен 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр акча эшләгән

Казанда шәфкать туташы булып эшләүче 21 яшьлек кыз вакцинация турында ялган белешмә саткан.

Казанда шәфкать туташы булып эшләүче 21 яшьлек кыз вакцинация турында ялган белешмә саткан.

Бер белешмә өчен медик 2 дән 4 мең сумга кадәр акча алган.
Казанда полиция хезмәткәрләре  консультация-диагностика үзәкләренең берсендә эшләүче 21 яшьлек хезмәткәрне тоткарлый. Ул 60 кешегә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үтү турында ялган документлар бирүдә шикләнелә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында консультатив-диагностик үзәкләренең берсендә эшләүче 21 яшьлек хезмәткәрне тоткарладылар. Ул коронавируска каршы вакцинация турында ялган документлар әзерләүдә һәм сатуда шикләнелә. Шәфкать туташы булып эшләүче кыз 60ка якын казанлыга ялган белешмә биргән һәм моның өчен 200 мең сум акча алган", - диелә хәбәрдә.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, шикләнелүче үзенең законсыз гамәлләре өчен 2 дән 4 мең сумга кадәр акча алган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading