16+

Ялган белешмә биргән медикка төрмә яный

Татарстанда медицина хезмәткәре Covid-19 дан вакцинация турында белешмә сатып "эләккән".

Татарстанда медицина хезмәткәре Covid-19 дан вакцинация турында белешмә сатып "эләккән".

Медицина учреждениесендә эшләүче хезмәткәрләрнең берсе коронавирустан вакцинация турында ялган белешмә биргән. Чынлыкта, вакцина кадатылмаган. Бу факт ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләренең Апас районы хокук сакчылары белән берлектә эш итүе вакытында ачыкланган.

Шул ук вакытта вакцинация турындагы мәгълүматлар дәүләт реестрына һәм башка рәсми документларга да кертелгән.
“Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамп, мөһер яки бланклар ясау яки әйләнештә йөртү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер медикка ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Фото: https://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading