16+

Ялган инвалидлыкка кызыкма

Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органнары вәкилләренең тулы бер командасы белән килде.

Ялган инвалидлыкка кызыкма

Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органнары вәкилләренең тулы бер командасы белән килде.

–  Россия Федерациясенең 2008 елда кабул ителгән “Коррупциягә каршы көрәш турында”гы законы пропаганда эшчәнлегенә генә түгел, ә җәзага тартуга да нигез булып тора, - дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә Салават Рәхимов.

Мисаллар китерүне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Козлов башлады.

–  Республикада быелның ун аенда ришвәтчелеккә бәйле 729 җинаятьне фаш иттек. Россия медико-социаль экспертизасының Татарстан филиалы хезмәткәрләренең (алар инде эшләреннән азат ителгән) ялган инвалидлык документлары әзерләве ачыкланды. Нурлатта гына да 17 ялган документ бирелгән, - диде ул. - Әлмәттә бер мәгариф учреждениесендә ялган педагог-психолог штаты булдырганнар. Кешесе юк, ә акчаны алып барганнар. Бөгелмә муниципаль районының бер җитәкчесе аварияле торак исеме астына яшеренеп, үз хатынына акча күчерткән, кызына фатир алып биргән.

Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш буенча законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Роберт Вәлитов сөйләгәнчә, прокуратура керемнәрен яшергән 250 җитәкчене административ җавапка тарткан.
– Ришвәтчелеккә бәйле җинаятьчел гамәлләр аркасында бюджетка 490 миллион сум зыян салынган. Астыртын рәвештә үзләштерелгән әлеге акчаларның 70 миллион сумы ирекле рәвештә кире кайтарылды. Ришвәтчеләрнең күчемсез милкенә 400 миллион сумлык арест салынды. Үзләштергән акчаларны республика бюджетына кире кайтармасалар, әлеге милекләре зыянны каплау максатында, мәҗбүри сатуга куелачак, - дип кисәтте Роберт Вәлитов.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома сүзләренә караганда, тикшерү идарәсе ришвәтчелеккә бәйле 485 очрак буенча 459 җинаять эше кузгаткан. Татарстан һөнәри берлекләре федерациясенең элеккеге рәисе Татьяна Водопьянова үзмаксатта тотылган бюджет акчаларын тулысынча кире кайтарган, аңа карата җинаять эше туктатылган. “Справедливая Россия” партиясенең Татарстан бүлеге рәисе Рушания Бильгильдееваның коррупцион гамәлләрен тикшерү дәвам итә. Казан шәһәр Думасына депутат булып та сайлануга ирешкән Бильгильдиева үзенең күчемсез милек агентлыгында “мошенниклык” алып барган. Җир участоклары сатканда “электр, газ һәм суүткәргечләр эшләнә” дип ялганлап, зур суммаларда акча алган.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading