16+

Ялган пластик хирург хөкем каршына баскан

Ул кеше алдап, акча үзләштерүдә гаепләнә, дип яза «Шәһри Чаллы».

Ул кеше алдап, акча үзләштерүдә гаепләнә, дип яза «Шәһри Чаллы».

Чаллы судында Зубкова фамилияле хатын-кыз эше каралган. Ул кеше алдап, акча үзләштерүдә гаепләнә. Узган ел Зубкова «WhatsApp» аша бер ир-атны алдый. Үзен пластик хирург дип таныштыра. Пациентның борынына операция ясарга вәгъдә итә. Медицина материаллары өчен дип, счётына 49 мең сум акча күчерттерә. Шуның белән эзе дә югала.  

Зыян күрүче шикаяте буенча тикшерү үткәрелә. Әлеге хатын-кызның моңарчы да кеше алдавы ачыклана. Ул чакта ул «ВКонтакте» социаль челтәрендә хәйлә кора. Аның капканына  Ямал-Ненецк автоном округында яшәүче эләгә. Зубкова балигъ булмаган баласы булуы һәм матди ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Аны кызганып 61 мең сум күчерәләр.

Суд карары буенча Зубкова 2 җинаять эше кылуда гаепле дип танылды. Аны 1 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Әмма РФ Җинаять кодексының 73нче маддәсе нигезендә билгеләнгән җәзаны шартлы рәвештә 2 елга сынау срогы белән калдырдылар. Зубкова зыян күрүчеләргә алган суммаларны кайтарырга тиеш була. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading