16+

Ялган Сидр белән агуланудан үлүчеләр саны артты

Ульяновск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, махсуслаштырылган медицина ярдәме төрләре өлкә клиник үзәгенең токсикология бүлеге мөдире Игнат Пономаренко хастаханәдә 16 яшьтән алып 61 яшькә кадәрге 12 пациентның дәвалануы турында сөйләде.

Табиб сүзләренчә, "ике пациент һаман да реанимациядә тотрыклы авыр хәлдә, мөстәкыйль сулыйлар, канны агуланудан чистарту өчен гемодиализ сеанслары үткәрелә".

Калган авыруларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, дип хәбәр итте Пономаренко. Аның мәгълүматлары буенча, сидр белән агуланган бер хатын-кыз күрү сәләтен югалткан.

7 июнь көнне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, берничә төбәктә ялган аракы белән агулануның 96 очрагы теркәлгән, 30 кеше үлгән.
Исегезгә төшерәбез, агулануның барлык очраклары «Мистер Сидр» эчемлеген куллану белән бәйле. Аны бөтен ил буенча кибетләрдән сатудан алганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading