16+

Ялгыз бала үстерүче әниләргә эшкә урнашканда өстенлекләр биреләчәк

Дәүләт Советында узган киңәшмәдә «Мәрхәмәт-Милосердие” депутатлар берләшмәсе хатын-кызларны эшкә урнаштыру хакында сөйләштеләр.

Дәүләт Советында узган киңәшмәдә «Мәрхәмәт-Милосердие” депутатлар берләшмәсе хатын-кызларны эшкә урнаштыру хакында сөйләштеләр.

Апрель аена алынган мәгълүматлар буенча бүген Татарстанда мәшгульлек үзәкләрендә 12 меңнән артык кеше исәптә тора, эш эзләүчеләрнең яртысыннан күбрәге хатын-кызлар. Чагыштырмача караганда, бу әллә ни күп түгел анысы,  республикадагы 2 миллион хатын-кыз арасында эшсезлек 3 процентны гына тәшкил итә.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтүенчә, ачык вакансияләр саны 39 меңнән артып китә. Беренче чиратта җәмгыяткә эшче һөнәрләр, аш-су осталары, медицина хезмәткәрләре кирәк.

Хатын-кызлар уртача 4,4 ай яңа эш урыны эзли. Министрлык тарафыннан оештырыла торган яшь әниләрне башка белгечлеккә укыту программасының ярдәме дә зур. Декрет ялында булган әниләргә һөнәрләрен парикмахер, туризм буенча менеджер, маникюрист, ланшафт дизайны белгече  кебек профессияләргә алыштырырга була.
Киңәшмә барышында ялгыз гына бала үстерүче әниләрне эшкә урнаштыруда ташламалар, өстенлекләр булдыру турында да фикерләр яңгырады.  «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесенең җитәкчесе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бу мәсьәлә буенча хәтта закон проектын тәкъдим итәргә кирәк дигән фикердә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading