16+

Ялгыз өлкәннәрне тәрбияләүчеләргә фатир бирергә мөмкиннәр

Россия Хөкүмәтенә ялгыз пенсионерларның күчемсез милеген, өлкәннәрне гомерләре буенча карап тору шарты белән, рента түләүчегә бирү белән шөгыльләнүче дәүләт фонды булдырырга тәкъдим иттеләр.

- Дәүләт фонды үз акчаларына килешү төзергә теләүче пенсионерларның торагын (фатир яисә шәхси йорт) бәяләргә тиеш булачак. Иминият компаниясе үз чиратында пенсионерның калган гомерен бәяләп, аңа ай саен түләнергә тиешле акча күләмен исәпләп чыгарачак, - дип аңлатты Россия кулланучылар Берлеге рәисе Петр Шелищ.

Торак мәйданга дәгъва кылучыларның күпме акча кертәчәге исә түләүченең мөмкинлегенә карап исәпләнәчәк. Кеше акча түләгәннән соң, фондтан фатирын ала алачак, ә аның түләве килешү төзегән пенсионерны карап тоту өчен тотылачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading