16+

Ялларда халык саташа

Соңгы арада социаль челтәрдә үзен сәер тоткан кешеләр турында еш яза башладылар. Түбән Камада бер ир-ат үтеп баручы малайның велосипедын типкәләп, ватып аткан, Уфада урамда анадан тума йөрүче бер егетне күргәннәр, Башкорстанның Стәрлетамак шәһәрендә бер ир-ат юл уртасында дога кылган рәвештә утырган. Психотерапевтлар фикеренчә, кешеләргә артык яллар тискәре дә тәэсир итәргә мөмкин.

Яллар вакытында спиртлы эчемлекләр кулланучылар арта, икенчедән психик яктан тотрыксызрак,сизгер кешеләргә озак яллар файдага түгел. “Спорт белән шөгыльләнмәгән кешегә марафонда йөгерергә куштылар ди. Ул дистанцияне ничек кирәк алай узар да, әмма икенче көнне бөтен тәне сызлаячак. Кешенең эмоциональ сферасы белән дә шулай: әзер булмаган психикага стресслар начар тәэсир итә, нәтиҗәдә бу кешенең үз үзен тотышында чагыла”,– дип саный Башкорстан республикасының баш психотерапевты Илгиз Тимербулатов  
   
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading