16+

Ялларда республикада нинди һава торышы көтелә?

Республиканың Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, бүген, 30 сентябрьдә, Казанда аязучан болытлы булачак.

Республиканың Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, бүген, 30 сентябрьдә, Казанда аязучан болытлы булачак.

Көндез явым-төшем көтелми, һава температурасы +10 дан +12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Шимбә көнне, 1 октябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава фаразлана, явым-төшемсез. Төнлә 3 градустан 8 градуска кадәр җылы булачак, көндез һава 10-15 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Якшәмбе көнне, 2 октябрьдә, республикада шулай ук аязучан болытлы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак һәм +4 тән +9 градуска кадәр, көнбатышта 12 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана. Көндез һава температурасы +12 дән +17 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading