Ял көннәрендә Татарстанда бераз салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Шимбә көнне, 18 мартта, Республика аша атмосфера фронты узачак. Төнлә бөтен җирдә һәм көндез төбәкнең көнчыгышында гына явым-төшем булырга мөмкин. Кайбер урыннарда кыска вакытлы бураннар булуы фаразлана.
Төнлә һава температурасы -4дән +1 градуска кадәр, көндез -1дән +3кә кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык булачак, - дип кисәтә синоптиклар.
Якшәмбе, 19 мартта, антициклон аркасында Татарстан территориясендә явым-төшем бик аз булачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -6, -11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава яңадан -1, +3 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 20 мартта, явым-төшем аз булачак. Һава температурасы төнлә -3...-8 градуска кадәр һәм көндез +1...+6 градуска кадәр җылы булачак.
Чыганак - "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар