16+

Ялларда Татарстанда кар көтелә

Ял көннәрендә, 28-29 нчы гыйнварда, республикада урыны белән кар көтелә.

Ял көннәрендә, 28-29 нчы гыйнварда, республикада урыны белән кар көтелә.

Шимбә төнлә һава температурасы -6-11 градуска кадәр, аяз булганда -16 градуска кадәр булачак. Көндез синоптиклар -3-8 градус салкын булачак дип җиткерә. Якшәмбе төнендә температура -8-13 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда -17 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә -5-10 градус булыр дип көтелә.

Киләсе атна башында, 30 нчы һәм 31 нче гыйнварда, Татарстанда урыны белән кар явачак. Дүшәмбе төнендә -12 градустан -17 градуска кадәр, көндез -5 градустан -10 градуска кадәр булачак. 31 нче гыйнварда, җылы атмосфера фронты узу белән, республикада җылыначак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, һава температурасы төнлә -6 градустан -11 градуска кадәр, көндез -3 градустан -8 градуска кадәр булачак, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading