16+

Ялларда Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар көчле җил хакында кисәтә.

Синоптиклар көчле җил хакында кисәтә.

Бүген, 3 июнь көнне республика территориясендә урыны белән яңгыр явуы көтелә. Төнлә температура +14...+16 градус, көндез +24...+26 градуска кадәр җылы булачак. Җил көчәюе ихтимал. 
4 июньдә шулай ук урыны белән яшенле яңгырлар яварга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 15-20 м/с җитәчәк. Төнлә һава +16, көндез +18...+23 градус тәшкил итәчәк. Көнчыгыш районнарда термометрлар +29 градуска кадәр күтәреләчәк. 
Яңа атна башында, ягъни 5 июньгә каршы төндә республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми. Температура +19...+24 градус булачак, ди белгечләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X