Татарстанда ял көннәрендә температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бүген республикада буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме начарая һәм юлларда кар көртләре барлыкка килә. Һава температурасы көндез 0..-5 градус тәшкил итә. Шимбә көнне дә шундый ук һава торышы көтелә.
20 ноябрьдә Татарстан антициклон йогынтысында кала. Явым-төшем көтелми, һава температурасы төнлә -8..-13, урыны белән -17 градус тәшкил итә. Көндез исә -4..-10 градус була.
«Явым-төшемсез һәм салкын һава торышы киләсе атна башында да сакланачак», - диелә хәбәрдә.
Чыганак - "Татар-информ"
Комментарийлар