Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы сакланачак.
Республика әле дә көчле антициклон перифериясендә.
20-22 нче гыйнварда Казанда аязучан болытлы булачак. Төнлә һава температурасы -11 градустан -13 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары -7 градустан -5 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фаразларга караганда, киләсе атна башында явым-төшемсез салкын һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -14 градустан -19 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез -6 градустан -11 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип яза kzn.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар