16+

Ялларга һава торышы: шторм кисәтүе

Ялларда Казанда эссе, әмма яңгырлы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 10 июльгә шторм кисәтүе игълан итте, дип яза Казан мэриясе.

Ялларга һава торышы: шторм кисәтүе

Ялларда Казанда эссе, әмма яңгырлы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 10 июльгә шторм кисәтүе игълан итте, дип яза Казан мэриясе.

Төнлә Татарстан башкаласында явым-төшем көтелми. Алмашынучан болытлы һава, төньяк һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Көндез һәм кич белән кыска вакытлы җилнең 15-20 м/с ка кадәр, урыны белән 24 м/с кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән кыска вакытлы көчле яңгыр, аерым районнарда яшен булуы көтелә.

Төнлә минималь температура +18-20 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда – +15...+17 градус, көндез максималь температура – 30-32 градус.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белгечләре татарстанлыларны сак булырга һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading