16+

Ялларга һава торышы: яңгыр явармы?

29 майда иртән һәм көндез Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.

29 майда иртән һәм көндез Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.

Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, кайбер районнарда хәтта боз яварга мөмкин.

Һава торышы иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә үзгәрәчәк. Төнлә явым-төшемнәр көтелми.

Шимбә төнлә 8-13 градус җылы көтелә, көндез термометр баганалары 26-31 градуска кадәр күтәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading