16+

Ялы да бар, акчасы да...

Казанда быел беренче тапкыр 10 меңгә якын ата-ана үз балалары өчен кешбэк программасы буенча муниципаль шәһәр яны лагерьларына юлламалар сатып алган.

Казанда быел беренче тапкыр 10 меңгә якын ата-ана үз балалары өчен кешбэк программасы буенча муниципаль шәһәр яны лагерьларына юлламалар сатып алган.

Казан Башкарма комитетында узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Алинә Шаронова сүзләренчә, җәй дәвамында лагерьларда барлыгы 30 меңгә якын Казан баласы ял иткән.
Исегезгә төшерәбез, быел җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең төп яңалыгы булган балалар кешбэкы программасы 25 майда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча старт алды. Аның шартлары нигезендә, ата-аналарга балалар җәйге лагерьга барган очракта, туристик кешбэк программасы белән охшаш рәвештә, юллама бәясенең бер өлеше кире кайтарыла.
– Программа шәһәр читендәге лагерьларда ял итү өчен сатып алына торган юлламаларның яртысын кире кайтаруны күздә тота, ләкин 20 мең сумнан да артык түгел, – дип искәртте Алинә Шаронова. – Кешбэк түләүне теркәү вакытыннан алып биш эш көне эчендә автомат рәвештә килә.
Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калган балаларга шәһәр яны лагерьларына юлламалар элеккечә бушлай бирелә. Быел 669 бала республика лагерьларында һәм шифаханәләрендә ял итте, сәламәтлекләрен яхшыртты, дип хәбәр итте комитет җитәкчесе. Шуларның 312се – сәламәтләндерү лагерьларында, 290 бала – медицина күрсәткечләре буенча санатор-курорт учреждениеләрендә.

kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading