16+

Яман шештән дәвалаучы мошенникларны тотканнар

Үзләрен онкология чирен дәвалаучы табиблар дип таныткан мошенниклар төркемен Яр Чаллыда полиция тоткарлаган, дип хәбәр итә Baza telegram-каналы.

Үзләрен онкология чирен дәвалаучы табиблар дип таныткан мошенниклар төркемен Яр Чаллыда полиция тоткарлаган, дип хәбәр итә Baza telegram-каналы.

Алдарлар Татарстан пенсионерларына телефон аша шалтыратып, аларга яман шеш авырулары булу турында хәбәр иткәннәр. Мошенниклар сүзләренә караганда, әлеге чир, баксаң, "дәвалана икән". Әмма моның өчен 700 000 сумлык дарулар сатып алырга кирәк.
Җинаятьчеләрдән Татарстан халкы гына түгел, Мәскәүдә яшәүче пенсионерлар да зыян күргән.

Хәзерге вакытта мондый алдарлардан каза күрүчеләр саны 25 кеше исәпләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading