16+

Янган фатирдан ир-атны коткарганнар

Яшел Үзәндәге янгын вакытында ир-атны коткарганнар. Һәлакәт турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләргә кичке биштә кергән.

Яшел Үзәндәге янгын вакытында ир-атны коткарганнар. Һәлакәт турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләргә кичке биштә кергән.

Чакыру буенча урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, Яшел Үзәннең Гоголь урамындагы беренче катында урнашкан фатирда җиһазлар яна башлаган. Янгын телләре 2 квадрат метр чамасы мәйданны колачлап алган. Ут сүндерүчеләр тын алу аппаратлары киеп, торакка үтеп кергәннәр һәм фатир хуҗасы 62 яшьлек ир-атка махсус битлек кидереп, аны саф һавага алып чыкканнар.

Яну продуктлары белән агуланган ир-ат хастаханәгә озатыла. Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X