16+

Янгын сүндерүчеләр һәм этләр белән урманда адашкан хатыннарны эзләгәннәр

Ике хатын урманга үлән җыярга киткән була.

Ике хатын урманга үлән җыярга киткән була.

Бөгелмә районында янгын сүндерүчеләр һәм этләр белән урманда адашкан хатын-кызларны эзләгәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

37-38 яшьлек хатын-кыз Ключевский авыл җирлегеннән ерак булмаган урманга машинада килгәннәр. Алар машинаны юл читендә калдырганнар һәм үлән җыярга дип урман эченә кереп киткәннәр.

Көндезге сәгать икедә алар адашканнарын аңлап алалар, һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры 112 буенча ярдәм сорап шалтыратканнар.

Хатын-кызларны 64 нче янгын сүндерү бүлеге, этләр белән полиция хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, 7 нче номерлы ЗПСО коткаручылары һәм урманчылар эзләгән.

Шалтыратудан соң сәгать ярым узгач янгын сүндерүчеләр хатын-кызларны тапкан. Баксаң, алар урманда үз автомобильләреннән биш чакрым ераклыкта гына адашып йөргәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading