16+

Янгын вакытында һәлак булган балалар яшәгән подъезд янында мемориал урнаштырылган

Сабыйлар истәлегенә биредә уенчыклар һәм чәчәкләр куялар.

Сабыйлар истәлегенә биредә уенчыклар һәм чәчәкләр куялар.

4 август көнне 18,40 сәгатьтә Чаллының Шамил Усманов урамындагы йортларның берсендә өченче катта янгын чыга. Бу вакытта фатир эчендә 4 һәм 6 яшьлек ике бала калган. Әниләре кибеткә чыгып киткән, әтиләре эштә булган. Сабыйларның мәетләрен янгын сүндергән вакытта табып алалар. Беренчел фаразларга караганда, ут балконнан чыккан. 

Балалар һәлак булган подъезд янында Яр Чаллының Үзәк районы администрациясе мемориал урнаштырган. Өстәлдә балалар уенчыклары – машина һәм йомшак уенчыклар, шулай ук берничә кызыл роза ята.

Сабыйларның янып үлү факты буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109 бүлеге буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгатылды. Тикшерү бара. 

Фото: Челнинские известия

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading