16+

Янгында берьюлы дүрт сабый бала һәлак булган

Сүз 2016, 2017, 2018, 2020 елларда туган сабыйлар турында бара.

Сүз 2016, 2017, 2018, 2020 елларда туган сабыйлар турында бара.

Киров өлкәсендәне Ложкари авылында өч катлы йортның бер фатирында чыккан янгында берьюлы дүрт бала һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының җирле идарәсе хәбәр итә.

2016, 2017, 2018, 2020 елларда туган сабыйлар турында бара сүз. Иң кечкенәләренә нибары сигез ай булган. Әлбәттә, гаиләне яхшылар рәтенә кертеп булмый, әлеге гаилә тиешле органнарда учетта булган. Янгыннан соң балаларның әниләрен иптәш кызында тапканнар. Анысы янгынның ничек килеп чыгуын да, башкасын да аңлата алмаган. Әтиләре исә Казанда акча эшләүдә булган. 

Тикшерү органнары хәзер янгынның килеп чыгу сәбәпләрен, нечкәлекләрен ачыклый.

16+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading