16+

Янгында өч бала һәм аларның анасы янып үлгән

Әтиләре коткармакчы булган да бит...

Әтиләре коткармакчы булган да бит...

29 декабрьдә Новосибирск шәһәрендәге Декабристлар урамында янгында өч бала һәм аларның анасы янып үлә. Балаларның олысына 7 яшь, кечесенә 1,5 яшь. Әлеге гаилә бирегә биш ел элек Куйбышев районыннан күченеп килә. Бу турыда «КП-Новосибирск» хәбәр итте.

«Алар аварияле торакта яши иде. Биредәге кешеләрне күчереп урнаштырырга җыеналар. Ир белән хатын салгалады, гаилә аерым хисапта тора иде», — дип сөйли күршеләре.

Яңа ел алдыннан ир белән хатын тормышны үзгәртмәкче булган, мөгаен. «Берничә көн элек алар аерылышты, ире күршедәге фатирга күченде», — ди бу гаиләнең танышлары. 

Янгын башлангач, ир элеккеге хатынын һәм балаларын коткармакчы булган. «Ул куллары белән тәрәзә пыялаларын ватты, ләкин соң иде инде», — дип сөйли шаһитлар.

Беркемне дә коткара алмаганнар. Күршеләре фикеренчә, янгын мичтән чыгуы ихтимал. Мич дөрес эшләмәгәндер дип фаразлыйлар.

«Иртәнге тугызлар тирәсендә булды барысы да. Мин дә, хатыным да өйдә түгел идек. Күрше шалтыратып, янгын турында әйтте. Минем веранда да янып беткән», — дип сөйли биредә яшәүче Виктор исемле ир-ат. Янгын вакытында аның фатирына да зыян килгән. «Хәзер кайда кунасын уйларга инде», — ди Виктор.

«Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр Октябрь районы администрациясе хезмәткәрләренең эшчәнлеген өйрәнә. Аварияле торакта яшәүче яхшылар рәтендә булмаган гаиләнең тормышын күзәтмәгән түрәләргә карата да җинаять эше ачылуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading