16+

Янгында өч сабый янып үлгән...

12 мартта кич белән йортта янгын чыга.

12 мартта кич белән йортта янгын чыга.

Киров өлкәсендәге Котельниче авылында янгында өч бала үлгән. Янгын вакытында балаларның анасы өйдә булмаган. Бу турыда төбәк прокуратурасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Балаларның иң кечкенәсенә яшь ярым, олысына биш яшь булган. Күп балалы ана профильле хисапларда торган.

«Балаларның анасы ана булу вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылды. Янгын вакытында ул өйдә булмаган», — диелә ведомство хәбәрендә. Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Тикшерү версиясе буенча, 12 мартта кич белән йортта янгын чыга. Фаҗигадә 2017, 2019 һәм 2020 елда туган балалар һәлак була.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading