16+

Янгында гаилә һәлак булганнан соң, прокуратура тикшерү башлады

Татарстан прокуратурасы Әлмәт районының Колшәрип авылында өч кеше һәлак булганнан соң тикшерү эшен контрольгә алды.

Татарстан прокуратурасы Әлмәт районының Колшәрип авылында өч кеше һәлак булганнан соң тикшерү эшен контрольгә алды.

Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Янгынны сүндергәннән соң, өч кешенең: 1991 елгы һәм 1962 елда туган ир-атларның, тагын бер ир-атның (шәхесе әлегә ачыкланмаган) үле гәүдәсе табылган. Һәлакәт урынына Әлмәт шәһәр прокуроры Дамир Яфизов чыкты", - диелә прокуратура хәбәрендә.

Фаҗига сәбәпләре тикшерү органнары үткәргән тикшерү барышында ачыклана. Ул прокуратура контроленә алынды.

3 март көнне төнлә Әлмәт районының Колшәрип авылындагы Чапаев урамында янгын чыккан. Шәхси агач йорт янган. 100 квадрат метр мәйдан ут астында калган. Төнге сәгать өчтә башланган ут дүртенче 48 минутта сүндерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading