16+

Янгында зыян күрүчеләргә ярдәм кирәк

Чаллыда 41 нче комплекстагы йортта яшәүчеләр ярдәм сорый.

Чаллыда 41 нче комплекстагы йортта яшәүчеләр ярдәм сорый.

Янгыннан зыян күргән фатирларда хәзер яшәп булмый.

Чаллыда 41/05 йорттагы янгында зыян күрүчеләр ярдәм сорый. Алтынчы каттагы фатир хуҗасы, ике бала тәрбияләүче Эльвина исемле ханым инстаграмдагы сәхифәсендә уттан зыян күргән фатирның фотоларын урнаштырган һәм кем ничек булдыра ала, финанс ярдәме күрсәтә алмаслармы икән, дип мөрәҗәгать иткән.  
"Ярдәм сорыйм. Дүртенче каттагы күршеләрдә янгын чыкты һәм ут безгә, алтынчы катка күтәрелде. Янучы балконнарга якын булган ике балкон белән дүрт бүлмә ут чолганышында калган. Ярдәм итүегезне үтенәм, кем күпме булдыра ала", - дип язган Эльвина.

Казага тарган хатынның сәхифәсендә янгыннан соң ук төшерелгән видеокадрлар да бар. Дүрт бүлмә дә корым эчендә, анда яшәп булмый. Эльвина сүзләренә караганда, балкон һәм узган ел урнаштырылган пластик тәрәзәләр тулысынча янып беткән. Төтен фатирга күтәрелә башлагач, хатын-кыз балалары белән күршеләренә чыгып өлгергән.

"Гадәттә берәүдән дә берни турында сорамыйм, тик, зинһар, бу очракта күпме ничек ярдәм итә ала, булышуыгызны үтенәм. Яктылык та, газ да юк, монда ничек яшәргә? "- дип елый хуҗа хатын.

Янгын турында хәбәр коткаручыларга көндез 18 апрельдә кергән. Дүрт балкон янган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, эвакуация үткәрелмәгән, подъезд төтенләнмәгән, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading