16+

Янгында зыян күрүчеләргә ярдәм кирәк

22 сентябрь иртәсендә Казанның Борисково бистәсендәге Горийская урамында өч шәхси йорт һәм каралты-куралары янган. Урында берничә янгын сүндерү машинасы эшләгән.

22 сентябрь иртәсендә Казанның Борисково бистәсендәге Горийская урамында өч шәхси йорт һәм каралты-куралары янган. Урында берничә янгын сүндерү машинасы эшләгән.

Янгында беркем дә зыян күрмәгән.
— Абыйның йорты тулысынча янып бетте, - дип сөйләде безгә янгында зыян күрүчеләрнең туганы Гөлназ Камалова, -  Барлык битараф булмаганнардан теләсә нинди ярдәм сорыйбыз. Бер кат кием белән урамда калган абыебыз, аның хатыны һәм улына беренче чиратта өс-баш киемнәре (48-50 размерлы ир-ат, 52-54 размерлы хатын-кыз киеме), урын-җир җыелмалары кирәк. Ярдәм итәргә теләк белдергән игелекле кешеләр өчен 2202 2008 0826 0911 Сбербанк картасы (Фагимә Хәйретдинова исемендә) яки әйберләр китерүчеләр булса, 89274294299 телефоны аша белешә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading