16+

Янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм кирәк

Арча районы Пөшәңгәр авылындагы Галәветдиновлар гаиләсенә янгыннан соң ярдәм кирәк.

Арча районы Пөшәңгәр авылындагы Галәветдиновлар гаиләсенә янгыннан соң ярдәм кирәк.

2 июнь көнне Галәветдиновларның йорт-җирләре янып бетә

Янгын көндезге сәгатьләрдә чыга. Хуҗалар бернәрсәне дә алып чыгарга өлгерми, ялкын минут эчендә бөтен өйне чолгап ала. Бер генә документны да алып кала алмыйлар.

Газинур һәм Руфия гаиләсенә ярдәм кирәк. Савыт-саба, кием-салым, көндәлек кирәк-ярак - бар нәрсә дә кирәк аларга. 

Газинур - 52-54, Руфия - 46-48 размер. Студент уллары бар. 

Акчалата ярдәм итәр өчен банк картасы номерлары: 2202201953621840 - Сбербанк (89370065642 - Айнур Галәветдинов, уллары) 
2200530128151131 - Ак барс (89376167003 - Газинур Галәветдинов, йорт хуҗасы)

Картага салырга мөмкинлеге булмаганнар өчен авыл кибетендә ярдәм тартмасы куелган.

Арск-Информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading