16+

Япониядә татар теле буенча дәреслек бастырганнар. Япон телендә!

Үзен "Япониядә яшәгән татар-япон кешесе" дип атаучы Мидзуки Сакурама япон телендә татар теле дәреслеге басылып чыгуы турында хәбәр итте.

Япониядә татар теле буенча дәреслек бастырганнар. Япон телендә!

Үзен "Япониядә яшәгән татар-япон кешесе" дип атаучы Мидзуки Сакурама япон телендә татар теле дәреслеге басылып чыгуы турында хәбәр итте.

"Япон телендә язылган иң беренче татар теле дәреслеге дөнья күрде. Бу японча сөйләшүчеләр өчен татар телен өйрәнү китабы: бер томда татар теленең төп лексикасын һәм грамматикасын өйрәнеп була. Ул 20 дәрестән, һәм якынча 1200 төп сүздән тора.

Авторлар - мин, Мидзуки Сакурама белән минем иң якын дустым Юто Хишияма -  татар дөньясында яхшы танылган япон егете.

Бу китап Япониянең тел өйрәнү китабы жанрындагы иң танылган нәшер итүчесе Хакусуиша (Hakusuisha) тарафыннан бастырылган иң танылган New Express сериясенең бер томы", дип язган Мидзуки үзенең блогында.

Билгеле булганча, Мидзуки һәм Юто - икесе дә татар теле буенча халыкара олимпиада җиңүчеләре. Икесе дә татар теле буенча фәнни өйрәнүләр алып баралар.

Афәрин дими, ни диясең инде тагын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading