16+

Яр Чаллы фабрикасында коронавирус учагы табылган

 14 кеше чирләп киткән, 57 кеше күзәтү астында.

Яр Чаллы фабрикасында коронавирус учагы табылган

 14 кеше чирләп киткән, 57 кеше күзәтү астында.

 

 

Яр Чаллыда "Акульчев" фабрикасында коронавирус учагын ачыклаганнар - 14 кеше авырый. Бу хакта Татарстан Республикасы Роспотребнадзоры җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

"Кызганычка каршы, әлеге чир биредә бер хезмәткәрдән икенчесенә күчкән. Аннан соң аларның гаилә әгьзаларына, шул рәвешле чылбырсыман бәйләнеш барлыкка килгән. Күп очракларда инфекциянең коллектив эчендә таралуы - өйдәгеләрдән килә", - дип ассызыклады Марина Патяшина.

Инфекция таралу мисалы сыйфатында ул "Акульчев" фабрикасында булган очракны китерде, анда 14 кеше "таҗлы вирус"ны йоктырган. Ачыкланылганча, коронавируслы хаста әлеге чирне әнисеннән йоктырган, ә ул, үз чиратында, бу авыру расланган танышыннан.  Хәзер фабриканың тагын 32 хезмәткәре һәм аларның 25 гаилә әгъзасы табиблар күзәтүе астында тора.

Марина Патяшина искәрткәнчә, юридик затларга санитария таләпләрен бозганнары өчен 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Хокук бозу очрагы ачыкланса,  шәхси эшмәкәрләргә 150 мең сумга кадәр штраф түләргә яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекләрен туктатып торырга туры киләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading