16+

Яр Чаллыда өч яшьлек малай клиник үлем кичергән

Автошәһәргә бала гаиләсе белән Волгоградтан кунакка килгән булган.

Яр Чаллыда өч яшьлек малай клиник үлем кичергән

Автошәһәргә бала гаиләсе белән Волгоградтан кунакка килгән булган.

Гыйнвар ахырында, малай гаиләсе белән Яр Чаллыда әбисендә кунак булган, шул вакытта аның хәле кинәт начарланып китә.
 "Бар да бик тиз һәм куркыныч булды. Асылда, баланың хәле начарланган мизгелдән клиник үлемгә кадәр нибары өч сәгать вакыт узган иде", - дип сөйләде малайның әнисе.
Хатын-кыз сүзләренчә, баланың температурасы күтәрелгән, ул тамагына нидер эләккән сыман йөткергән. Ашыгыч ярдәм чакырырга булганнар.
"Ул вакытта сабыйның хәле бик начар иде, ул инде ятып кына торды. Сулыш алу начарланды. Без барысы да яхшы булыр дип өметләндек. Фельдшер сатурацияне үлчәде һәм безне хастаханәгә алып киттеләр. Табиб хезмәттәшләренә авыр хәлдәге пациентны алып килүе турында кисәткән, - дип баланың әнисе сүзләрен китерә "Волгоград Онлайн".

Табиблар, Диана сүзләренчә, бик тиз һәм грамоталы эшләгәннәр. Табиблар тынычлык саклаганнар, баланы да, әнисен дә куркытмаганнар.
"Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында улыбыз кислород астында булса да, күзләрен акайта башлады. Ул минем кулымда утыра иде, һәм ниндидер мизгелдә ул сулыш алудан туктады һәм кулларымда катып калды. Бу вакытта табиблар хастаханәгә шалтырата һәм ашыгыч рәвештә реанимацияне әзерләсеннәр дип кычкыра башладылар. Миңа улыбызның үпкәләре бик каты ялкынсынган, диделәр, шул ук вакытта ул аллергиягә бәйле түгел, ә инфекция аркасында", - дип дәвам итә сүзен хатын-кыз.

Малайны ясалма комага керткәннәр.
"Дүртенче тәүлеккә улымны комадан чыгардылар һәм аның хәлен күзәтә башладылар. Роберт аңына килде, ләкин ул карашын төби алмады, гүя, ул үзенең  кайда булуын, аның белән нәрсә булуын аңламады кебек иде. Көн саен аның хәле начарлана барды. Улымны бизгәк тота башлады. Көннәрдән бер көнне аны өянәк тотты, ул тешләрен бик каты шыкырдатты, теше коелып төште, иреннәрен тешләде... Бик куркыныч иде бу. Көзән җыерганнан соң улымның тәне ташка әйләнде ", - дип сөйли малайның әнисе.

Шуннан бирле табиблар баланы вакыт-вакыт ясалма кома халәтенә кертә һәм аннан чыгара башлыйлар. Әнисе сүзләренчә, киңрәк тикшеренү таләп ителә.
КДМЦ баш табибы урынбасары Наталья Наговицына басмага хәбәр иткәнчә, үзәк белгечләре малайны Волгоградның медицина үзәкләренә күчерү турындагы үтенеч белән төбәк сәламәтлек саклау өлкәсенә хат әзерлиләр.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading