16+

Яраклылык вакыты узган машина йөртү таныклыгы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак

РФ Президенты үз Указы белән мөһим документларның гамәлдә булу вакытын озынайтты.

РФ Президенты үз Указы белән мөһим документларның гамәлдә булу вакытын озынайтты.

Бу елның 1 февраленнән 15 июленә кадәрге чорда гамәлдә булу срогы тәмамлана торган машина таныклыгы өстәмә белешмәләрсез һәм документларсыз гына җәй уртасына кадәр автомат рәвештә озайтылды. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Алар ведомствоның норматив хокукый акты белән билгеләнәчәк тәртиптә алмаштырылу мизгеленә кадәр дөрес дип санала. Мондый чара коронавирус инфекциясе таралуын булдырмас өчен, кешеләр инстанцияләргә йөрмәс өчен кабул ителде. Шуңа да карамастан, Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү таныклыкларын алмаштыруны, шулай ук транспорт чараларын теркәүне дәвам итәчәк, әмма дәүләт хезмәтләрендә алдан язылу һәм инфекция таралудан саклануга юнәлтелгән чараларны үтәгән очракта гына бу чара гамәлгә ашырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading