16+

"Яралы йөрәк синдромы" яман шеш китереп чыгара

Галимнәр тормыштагы кайбер вакыйгаларның яман шеш китереп чыгаруын ачыклаган.

Галимнәр тормыштагы кайбер вакыйгаларның яман шеш китереп чыгаруын ачыклаган.

Америка кардиологлары такоцубо синдромы яки "яралы йөрәк синдромы" яман шеш белән бәйле булуын ачыклаганнар. Бу хакта Journal of the American Heart Association хәбәр итә.

Такоцубо  ул көчле йөрәк өянәге синдромы. Ул еш кына ул көчле физик һәм эмоциональ стресс тудыра торган вакыйлаларга бәйле. Мәсәлән, кемне дә булса югалту, көтелмәгән җиңү, туй кебек вакыйгалар вакытында йөрәк өянәге кузгалуы ихтимал.

Андый вакытта күкрәк турысында көчле авырту, йөрәк тибеше ешаю, һава җитмәү күзәтелергә мөмкин.

Галимнәр такоцубо синдромы булган 1600 кешене тикшергәннән соң, һәр алты кешенең берсендә вакыт үтү белә яман шеш авыруы килеп чыгуын ачыклаганнар.

"Яралы йөрәк синдромы" белән яман шеш бәйлелеге әле ахыргача өйрәнелеп бетмәгән. Табиблар төшенкелеккә бирелмәскә, көчле стресс кичергәннән соң тикшеренү үтәргә куша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading