16+

«Ярдәм» фестивалендә 900 килограммнан артык макулатура җыелган

Кичә, «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәмендә «Ярдәм» хәйрия экологик фестивале үткәрелде.

Битараф булмаган казанлылар яхшы эш эшләргә – икенчел чималны балалар йортларына һәм махсус үзәкләргә ярдәмгә тапшырырга килделәр.

Фестивальдә катнашучыларның барысы өчен дә эко эшләнмәләр ярминкәсе, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар оештырылган иде. Әлбәттә инде, икенчел чималны кабул итү пункты бар иде, анда 972 кг макулатура һәм 14 кг пластик җыярга туры килде. Операторларга икенчел чималны тапшырудан алынган барлык акчалар ятим балаларга китәчәк.

Ә икенчел чималны күпләп тапшырган гаиләләргә рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading