16+

«Ярдәм» фонды Казанда Коръән өйрәнү үзәге төзиячәк

«Ярдәм» хәйрия фонды киләсе елга Левченко бистәсендә – Коръән өйрәнү үзәге, ә «Ярдәм» мәчете күршесендә коляскадагы инвалидлар өчен тернәкләндерү комплексы булдырырга ниятли. Кама Тамагы районында күп балалы биш гаилә өчен йортлар да салырга уйлыйлар.

«Ярдәм» хәйрия фонды киләсе елга Левченко бистәсендә – Коръән өйрәнү үзәге, ә «Ярдәм» мәчете күршесендә коляскадагы инвалидлар өчен тернәкләндерү комплексы булдырырга ниятли. Кама Тамагы районында күп балалы биш гаилә өчен йортлар да салырга уйлыйлар.

«Ярдәм» хәйрия фонды, узып бара торган елга нәтиҗәләр ясап, 2019 ел өчен планнары белән уртаклашты. Белгәнегезчә, фонд даими нигездә төрле категория инвалидларга ярдәм күрсәтә. 2018 елда барысы 1200 мөмкинлеге чикләнгәннәргә булышлык күрсәткәннәр. «Ярдәм» мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, бер ел эчендә укыту-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» дип аталган биш курс уздырылган. Анда Луи Брайль системасы буенча язарга һәм укырга, компьютерда эшләргә, моннан тыш мөстәкыйль тормыш алып барырга өйрәтәләр. Ишетмәүчеләр өчен «Сөйли торган куллар» дигән проект эшләп килә. Фонд инвалид арбасында хәрәкәт итүчеләр һәм ДЦП диагнозлылар турында да онытмый. Алар өчен дә махсус курслар оештырыла.

Моннан берничә ел элек «Ярдәм» фонды Теләчедә «Гаилә учагы» йортын ачкан иде. Анда тәрбияләнүче балалар мәктәптә укуларын дәвам итәләр, төрле спорт секцияләренә йөриләр икән. Алар белән табиблар, психологлар, мөгаллимнәр даими рәвештә шөгыльләнгәнлектән, ике баланың инвалидлыгы алынган.

Фондның эшчәнлеге моның белән генә тәмамланмый, алар республиканың төзәтү колонияләрендә дә зур эшләр алып бара. Хөкемгә тартылган мөселманнар янына һәрдаим йөреп, төрле чаралар оештыралар. Иреккә чыкканнан соң исә аларны эшкә урнаштыру җаен да карыйлар. Узып барган елга нәтиҗәләр ясауга багышланган чарада төрмәдән чыкканнан соң дин юлына баскан һәм тәртипле тормыш алып барган кешеләр дә чакырылган иде. Алар, үз тормышлары турында сөйләп, фондка рәхмәтләрен җиткерделәр.

Шунысын да әйтергә кирәк: фонд эшчәнлегенә эчкечелектән һәм наркомания зәхмәтеннән интегүчеләр өчен «Ярдәм» дигән тернәкләндерү үзәге дә керә.

Узып бара торган елда фондның иң зур проектларының берсе – 1 сентябрьдә Балтач районының Бөрбаш авылында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче ир балалар өчен «Ярдәм» мөселман пансионаты ачылу иде. Пансионат 30 балага исәпләнгән, хәзер анда 13 бала тәрбияләнә. Авыл мәктәбенә алар укырга йөриләр, мәчеттә дин нигезләренә өйрәнәләр.
– Безнең өчен иң мөһим вакыйгалар дип «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты белән Россия Президентының грантын алуны һәм республиканың гражданлык институтын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Президенты премиясе лауреаты булуын әйтергә кирәк. Без алда әйтеп киткән проектларны алдагы елда да дәвам итәчәкбез, – диде Илдар хәзрәт.

Киләсе елга исә фондның планнары зурдан, алар яңадан-яңа проектларга алынырга уйлый. Алары турында «Ярдәм» фонды директоры Илһам Исмәгыйлев сөйләде.
– Казанның Левченко бистәсендә үз эченә мәчетне һәм Коръән өйрәнү үзәген алган уникаль күп функцияле комплекс барлыкка киләчәк. Анда малайларга – даими яшәү урыны, ә кызларга көндез Коръән өйрәнү курслары һәм социаль ашханә булыр дип көтелә. Әлеге комплекс белем бирүдә иң заманча һәм алдынгы технологияләр белән тәэмин ителәчәк, анда профессиональ укытучылар составы туплачанак. «Ярдәм» мәчете күршесендә коляскалы инвалидлар өчен реабилитация үзәге булдырырга ниятлибез. Анда мөмкинлекләре чикләнгәннәр яши һәм дәвалану уза алачак, – диде Илһам Исмәгыйлев.

Тагын бер проектлары – Кама Тамагы районында күп балалы гаиләләр өчен йортлар салу. Аның турында «ШК»га Илдар хәзрәт Баязитов сөйләде.
– Иске Барыш авылында авыр хәлдә калган биш гаилә өчен йортлар салачакбыз. Андый тәҗрибәбез бар инде. Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылында һәм Чирмешәннең Әмир авылында йортлар сатып алып, мохтаҗ гаиләләрне урнаштырдык. Ә бу юлы без үзебез төзеп бирәчәкбез. Кама Тамагына китәчәк гаиләләргә җирле хакимият эш тә вәгъдә итә, – дип сөйләде ул.
Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте 2019 елны Тәфсир елы дип игълан итте. Шул уңайдан «Ярдәм» фонды Луи Брайль системасы буенча татар һәм рус телләрендә Коръән бастыру өчен акча җыю хәйрия марафонын оештыра. «Ярдәм» инвалидларга булышлык күрсәтү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова әйтүенчә, күрмәүчеләр өчен махсус басылган 3 мең Коръән китабын китапханәләргә таратачаклар.

Дилбәр Гарифуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading