16+

“Ярдәм” фондының атамасы үзгәрә

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды атамасыннан ислам сүзе төшеп калачак.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды атамасыннан ислам сүзе төшеп калачак.

Моннан тыш милли сүзе урынына гомуммилли кулланылачак. Тагын бер үзгәреш: “Ярдәм” сүзе янына русчасы “Помощь” сүзе өстәлә.
– “Ярдәм” фонды 15 елга якын эшли. Ислам фонды булса да, без төрле диндәге кешеләргә ярдәм иттек. Башка милләтләр һәм илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр безгә шикләнмичә мөрәҗәгать итсеннәр һәм ярдәм алсыннар өчен, фонд җитәкчелеге тарафыннан ислам сүзен төшереп калдыру турындагы карар кабул ителде. Икенче яктан фондка ярдәм итәргә теләгән кешеләр саны да артыр дип өметләнәбез, – дип аңлатты “Ярдәм” мәчете имам хатыйбы Рафис Сәйфуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading