Чираттагы ярдәм 9 ноябрьдә Лисичанскка юл тотачак.
Казанның Горький шоссесындагы гуманитар ярдәм җыюның яңа складына республиканың Менделеевск һәм Лаеш районнары, Буа, Яр Чаллы һәм Усад авылларыннан продукция алып килгәннәр. 9 ноябрьдә «Ярдәм янәшә» иҗтимагый хәрәкәте активистлары тарафыннан Лисичанскка чираттагы йөк җибәреләчәк.
— Күптән түгел 120 тонна ярдәм төялгән колонна җибәрдек. Шушы көннәрдә генә 30 тоннага якын продукция һәм төзелеш материаллары шәһәр халкына җибәрелде, - дип аңлатты «Ярдәм янәшә» хәрәкәте координаторы Тимур Сафин.
Гомумән алганда, гуманитар ярдәмнең күләме 200 тонна тәшкил итә.
Казанның Горький шоссесындагы гуманитар ярдәм җыюның яңа складына Татарстанның барлык районнарыннан азык-төлек, шәхси гигиена чаралары һәм җылы кием китерелә.
Бүгенге көндә 60лап җыю пункты ачылган. КХТИның хәрби кафедрасы һәм Казан предприятиеләренең хезмәткәрләре җыелган продукцияне бушатуда ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар