16+

Ярминкәдә бөтен нәрсә арзанрак

Узган шимбәдә Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.

Узган шимбәдә Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.

Ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр һәр шимбә сәгать иртәнге 6дан 16.00гә кадәр эшләячәк. Исегезгә төшерәбез, узган ел алар ике этапта узган иде: 11 сентябрьдән 24 декабрь һәм 16 гыйнвардан 7 майга кадәрге аралыкта. Барысы 33 ярминкә оештырылып, аларда 1,6 миллиард сумлык продукция сатылды.

Шимбә көнне башкаланың «Казан» агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданчыгында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та булып китте. Биредә Апас, Балтач, Арча, Мамадыш районы җитештерүчеләре яшелчә, ит, балык, казылык эшләнмәләре, сырлар, он, макарон эшләнмәләре, ярма, бал, май, йомырка, сөт продуктлары һәм башка авыл хуҗалыгы, азык-төлек товарлары тәкъдим итте.

Казанда ярминкәләр кайда уза?

Совет районындагы Дәрвишләр бистәсендәге «Дәрвиш» базары территориясендә (Липатов урамы, 7нче йорт);
Яңа Савин районындагы «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев проспекты, 71а йорты);
Авиатөзелеш районының «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград урамы, 27нче йорт);
Мәскәү районындагы Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан урнашкан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта;
Киров районындагы «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский урамы, 152/2 нче йорт) һәм Юдино бистәсендә (Ильич урамы, 1нче йорт);
Вахитов районының Достоевский урамындагы Чехов базары артындагы машина кую урыны мәйданчыгында (Чехов урамы, 2нче йорт);
Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә);
Идел буе районының «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү проспекты, 48а йорт).

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, ярминкәдә сатыла торган продукциягә бәяләр 20-30 процентка түбәнрәк булачак. Бәяләр бер килограмм яки бер литр продукциягә, күкәй ун данәгә күрсәтелгән.
Бәяләр
кош ите - 110 сум
күркә ите - 220 сум
сыер ите - 280-320 сум
дуңгыз ите - 250 сум
сарык ите - 300-320 сум
югары категорияле күкәй - 55, сайлап алынганы - 50, 1нче категориясе - 45 сум
сөт - 30 сум
каты сыр - 330 сум
сыер мае - 330 сум
шикәр комы - 35 сум
югары сортлы он - 19 сум
карабодай - 30 сум
бәрәңге - 14 сум
кишер - 12 сум
чөгендер - 10 сум
башлы суган - 15 сум
кәбестә - 7 сум
балык - 180 сум

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading