16+

Ярый әле уянып өлгергән... Гирляндадан чыршыга ут капкан!

Фатир хуҗасы урамга чыгып калырга өлгерә, зыян күрми.

Ярый әле уянып өлгергән... Гирляндадан чыршыга ут капкан!

Фатир хуҗасы урамга чыгып калырга өлгерә, зыян күрми.

5 гыйнварда 1:23 сәгатьтә Актаныштагы Бөек Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан 104нче йортта янгын чыккан. Фатирда куелган чыршыга ут капкан. Бу турыда "Актаныш таңнары"на сылтама белән  "Татар-информ" хәбәр итә.

Фатир хуҗасы төтенгә буылып уянып китә. Әле яңа гына утлары белән балкып утырган Яңа ел бизәге төнгә электрдан аерылмый калу сәбәпле, көлгә әйләнә. Аның белән бергә йорт җиһазлары, киемнәр яна.

Фатир хуҗасы урамга чыгып калырга өлгерә, зыян күрми. Янгын электр җиһазлары белән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү сәбәпле килеп чыккан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading