16+

Яшь белгечләр Будапештка EuroSkills чемпионатында катнашырга китте

25-29 сентябрь көннәрендә Венгриянең Будапешт шәһәрендә EuroSkills 2018 эшче һөнәрләр буенча Европа чемпионаты башлана. Биредә 28 илдән 600 белгеч 43 компетенция буенча көч сынаша.

25-29 сентябрь көннәрендә Венгриянең Будапешт шәһәрендә EuroSkills 2018 эшче һөнәрләр буенча Европа чемпионаты башлана. Биредә 28 илдән 600 белгеч 43 компетенция буенча көч сынаша.

Европа чемпионаты ике елга бер тапкыр гына үткәрелә. Соңгысы 2016 елда Швециянең Гетеборг шәһәрендә узды. Россия җыелмасы, анда 5 медаль, 11 «Осталык өчен» медальоны алып, гомумкоманда зачеты буенча I урын яулап кайткан иде.

Россия җыелмасы өчен уңыш китергән әлеге ярышта Татарстан егет-кызларының да өлеше зур. «Суыткыч техникасы һәм кондиционерлаштыру системасы» компетенциясе буенча республика яшь белгечләре – «алтын», «Мобиль робототехника» юнәлешендә – «көмеш», «Медицина һәм социаль тәрбия» буенча «Осталык» медальоны отканнар иде. Быелгы чемпионатта Татарстаннан алты белгеч катнашачак.

Чемпионат вакытында Казан 2019 елда булачак «WorldSkills» Дөнья чемпионатын да тәкъдим итә. Биредә Казан буенча виртуаль тур үткәрелә. 28 илдән килгән катнашучыларны татар халык ашлары пешерергә дә өйрәтәчәкләр. Татарстан аларга бүләкләр, «WorldSkills» чемпионаты символын таратачак.

Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елны Эшче һөнәрләр елы булачак дип игълан итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «WorldSkills» турында:
(«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсыннан)

– Безнең максат – хезмәт кешесенең абруен күтәрү. Кызганыч, соңгы елларда без бу мәсьәләгә игътибар биреп җиткермәдек. Хәзер аңа җитди рәвештә алындык. Ни өчен без WorldSkills агымына иярдекме? Бу – республикага үзен күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә Татарстанда кирәкле һәм әһәмиятле белгечлекләр әзерләү инфраструктурасын булдыру мөмкинлеге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading